"Синең имин челтәрең"

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Интернет тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин, Глобаль челтәрдәге куркынычсызлык балалардан башлап, олыларга кадәр һәркемгә кагыла.  Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире балалар өчен "Синең имин челтәрең" дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Китапханәче Интернет челтәренең төп куркынычларын санап чыкты һәм "Кем кисәтелгән, шул коралланган" презентациясе буенча алардан ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләде . Аннан соң хәзерге вакытта актуаль булган интернетка бәйлелек проблемасы турында фикер алыштылар, "Интернетка син бәйлеме?" дигән тест үткәрделәр, "Компьютер һәм Интернетның уңай яклары", "Челтәр" уеннарында актив катнаштылар. Шулай ук балалар игътибарына "Имин интернет" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык катнашучылар белешмәлекләр алдылар, аларда балалар өчен үтемле формада Бөтендөнья пәрәвезендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International