Тәрбиячеләр өчен "Булачак беренче сыйныф укучысының төп компетенцияләрен формалаштыру" дигән темага район семинары.

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 февраль көнне Сабаның 5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Булачак беренче сыйныф укучысының төп компетенцияләрен формалаштыру" дигән темага район семинары узды. Семинар барышында МЭКФ, грамотага өйрәтү һәм әйләнә-тирә дөнья белән танышу буенча ачык шөгыльләр тәкъдим ителде, алар барышында семинарга килгән кунаклар әзерлек төркеме белән бергә зирәклек, фантазия, уен һәм иҗат дөньясына чумып, профессор Чудаковның дусларын эзләп табырга булыштылар, «Авазлар урманына сәяхәт» кылдылар, ә өлкән төркем балалары белән бергә хат ташучыларга әйләнеп РобоМышь ярдәмендә посылканы почтага илттеләр. Шулай ук семинар барышында кунаклар логопедның, рус һәм инглиз теле тәрбиячеләренең, педагог-психологның эшчәнлекләре белән танышып үттеләр. Башка эшчәнлек белән беррәттән педагоголарның игътибарына «Тиздән мәктәпкә» авторлык эш дәфтәрен тәкъдим итү оештырылды. Семинар ахырында «Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә функциональ грамоталылык» дигән рефлексия уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International