Әлифба бәйрәме

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 февраль көнне Олы Арташ төп мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте. 1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре һәм 2,3,4нче сыйныф укучылары катнашты.

Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука», «Математика» һ.б. тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International