Урта Нырты авыл клубында Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көненә багышланган Хәтер дәресе узды.Чараларда катнашучылар Ленинград шәһәренең каһарман оборона битләре, блокадада яшәүчеләрнең «Тормыш юлы» шоферларының батырлыклары, шәһәрне саклаган һәм ленинградлыларны фашист оккупациясеннән азат иткән Совет армиясе солдатларының батырлыклары белән таныштылар.