Олы Нырты мәдәният йортын хезмәткәрләре сугыш чорында язылган җырларга багышланган "Сугыш еллары җыры" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты: укучыларның игътибарын сугыш еллары җырларына җәлеп итү; патриотик хисләрне үстерү һәм хәрби җырлар аша Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү булды.