Мин спортны яратам

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

"Балачактан спорт белән дуслашсаң, тормышта күп нәрсәгә ирешеп була!". Нәкъ менә шундый девиз астында Сабаның 2нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында спортка багышланган тематик атна башланды. Иртән балаларны һәм ата-аналарны яхшы кәеф белән каршы алдылар.Балалар бакчасында физик тәрбия мәктәпкәчә тәрбиянең аерылгысыз өлеше булып санала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен физкультура чаралары ‒ һәрвакыт көтеп алынган вакыйга.Бу чараларда спорттагы казанышларыңны күрсәтергә, команда буенча дусларыңның уңышына сөенергә мөмкин. Алар баланың спортка, күнегүләргә карата кызыксынуын үстерәләр, сәламәт яшәү рәвеше мотивациясен формалаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International