"Тавил Хаҗиәхмәтов - рәссам-график» - түгәрәк өстәл

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда танылган рәссам-график Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улының туган көне уңаеннан «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләр өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Кунакларга рәссамның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Аның эшләрендә гаҗәеп иҗади осталык һәм бай фантазия чагылганы билгеле. Моннан тыш, рәссам 1991 елда Татарстан символын – өч төсле флаг төзегән, аның яшел төсе -, яңарыш, ак төс - чисталык, кызыл төс- энергия, көч, тормыш дигәнне аңлата. Флаг Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланды, ә хәзерге вакытта аны куллану кагыйдәләре «Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» гы закон белән регламентлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International