2023 елның 31 гыйнварында Иске Икшермә авылы мәдәният йортында авыл җирлеге гражданнары җыены булды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, район оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре, бүлек башлыклары катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2023 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок инспекторы А.А. Сибгатов 2022 елда җирлек территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең районара бүлеге начальнигы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе эчке хезмәт подполковнигы А. Р. Галимуллин чыгыш ясады.