Бердәм пособие 3 яшькә кадәрге балага, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8тән 17 яшькә кадәр булган берничә түләүне берләштерә.
Шул рәвешле түләү кагыйдәләре берләштерелә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасы тәэмин ителә.
Түләү күләме һәм түләүнен вакыты
Айлык пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм регионда балага яшәү минимумының 50% , 75 %, 100% булырга момкин.
17 яшькә кадәр берничә баласы булган гаиләләргә һәр бала өчен пособие түләнә.
Айлык түләү бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
Әгәр дә гариза бала туганнан соң ярты ел эчендә бирелсә, пособие туганнан бирле бирелә, ләкин 2023 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк түгел. Әгәр дә соңрак мөрәҗәгать итсэ- мөрәҗәгать иткэн айдан.
Пособие билгеләү өчен шартлар
Түләү түбәндәге шартларны үтәгәндә мохтаҗлыкны бәяләүне исәпкә алып аз керемле гаиләләргә бирелә:
• гаиләдә кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмый;
• гаилә милеге билгеләнгән критерийларга туры килә;
* мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнгән балалар – Россия Федерациясендә яшәүче РФ гражданнары булырга тиеш.
Түләү өчен баланың бер ата-анасы, уллыкка алучысы яки опекуны (попечителе) мөрәҗәгать итә ала. Пособие билгеләгәндә гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеше һәм ата-ананың мәшгульлеге исәпкә алына.
Түләүне ничек рәсмиләштерергә
Түләүне алу өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гариза бирергә яки Куп Функциялы узэккэ, Россия социаль фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Социаль фонд тиешле органнар һәм оешмалардан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында кирәкле документларны мөстәкыйль соратып алачак. Өстәмә мәгълүматларны дәүләт мәгълүмат системаларында тормыш вәзгыяте турындагы мәгълүматлар чагылыш тапмаган аерым очракларда гына тапшырырга кирәк булачак.
Гаризаны карау өчен 10 эш көне бирелэ, аерым очракларда 20 эш көненэ кадэр озынайтылырга момкин. Карар кабул ителгэч, бу хакта мәглумәт 1 эш көне дәвамында дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон җибәрелә.
Рәсмиләштерү вакыты
Беренче акча күчерү түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә була. Алга таба акчалар пособие билгелэнгэн айдан сон килгэн айнын 1-25 числосында күчерелә.
Гаилә керемнәре нинди принцип буенча исәпләнә
Мохтаҗлыкны бәяләгәндә гаилә керемнәре һәм мөлкәте исәпкә алына.
Керемнәр турында мәгълүмат 12 ай эчендә исәпкә алына, ләкин бу чор гариза бирелгән көнгә кадәр 1 ай кала башлана. Димәк, түләүне сорап 2023 елның гыйнварында мөрәҗәгать итәсез икән, 2021 елның декабреннән 2022 елның ноябренә кадәр керемнәр исәпкә алыначак.
Гаилә түләүгә хокуклымы-юкмы икәнен ачыклау өчен, барлык гаилә әгъзаларының 12 айлык керемен гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк.
Керем булмау өчен шартлар
• хатын-кызның мөрәҗәгать иткәндэ 12 атна яки аннан да күбрәк йөклелек вакыты булса, хезмәт хакы булмау бердәм пособие бирүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый;
• балаларны карау, әгәр ул күп балалы гаиләдә ата-аналарның берсе булса (ягъни күп балалы гаиләдә бер ата-ананың 12 ай дәвамында нульле кереме булырга мөмкин, ә икенче ата-ананың хезмәт, эшмәкәрлек, иҗади эшчәнлек яисә пенсия, стипендия) керемнәре булырга тиеш;
• бала карау, әгәр сүз бердәнбер ата-ана турында булса (ягъни баланың рәсми рәвештә бер генә ата-анасы бар, икенче ата-ана үлде, туу турындагы таныклыкта күрсәтелмәгән яки хәбәрсез югалган);
• бала карау өч яшькә җиткәнче;
• дәвалау учреждениесе бәяләмәсенә мохтаҗ инвалид яки өлкән яшьтәге кеше белән даими кайгыртуда яки 80 яшьтән өлкәнрәк гражданин турында кайгырту;
* көндезге уку;
* армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соң 3 ай;
• 3 ай һәм аннан да озаграк дәвам иткән өзлексез дәвалану (шул исәптән бала авырган очракта, ә ата-ана кайгыртучанлык күрсәткән очракта);
• эшсезлек (мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак рәсми теркәлүне раслау кирәк, бу статуста 6 айга кадәр исәпләнә);
• җәза үтәү һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннән соң 3 ай чор.
Йоклелек чорында тулэнэ торган пособие
Бердәм пособие кертү белән, йөкле хатын-кызлар өчен максималь түләү күләме артачак. Элек ул эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 50% тәшкил иткән, ә хәзер, пособиене билгеләүнең бердәм кагыйдәләре ярдәмендә, түләү күләме 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% тәшкил итә.
Түләү күләме һәм озынлыгы
Айлык пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм булырга мөмкин:
Төбәктә эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 50% , 75 яки 100% тэшкил итэ.
Түләү йөклелекнең 12 атнасыннан алып бала тудыру аена кадәр билгелэнэ.
Акча медицина оешмасына исәпкә куелган айдан бирле түләнә, ләкин йөклелекнең 6 атнасы җиткәнче түгел.
Пособие билгеләү өчен нигезләр
Пособие түбәндәге шартларда билгеләнә:
• йөклелек вакыты 6 атнадан;
• медицина оешмасында теркәлү йөклелекнең беренче 12 атнасында булды;
• гаиләдә кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмый;
• гаилә милеге билгеләнгән критерийларга туры килә;
* мөрәҗәгать итүче-Россия Федерациясендә даими яшәүче РФ гражданины •
* Күчеш чоры
• 2023 елда күчү чоры гамәлдә:
Әгәр йөкле хатын-кызга пособие, шулай ук балаларга билгелэнэ торган башка пособиелар 2023 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән булса, алар элеккеге кагыйдәләр буенча һәм элеккеге күләмдә түләнәчәк.
2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган 3 яшькә кадәрге беренче балаларның ата – аналары өч яшькә кадәр билгелэнэ торган Иске түләүләрне яисә бердэм пособиены сайлый ала.
2023 елдан туган балаларга пособиеләр яңа кагыйдәләр буенча гына рәсмиләштерелә.