Балалар иртәсе

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсендә Х. Халиковның 90 еллыгы уңаеннан “Балаларның якын дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды. Балаларның күңеленә үтеп керсен һәм хәтерләрендә саклансын өчен шигырьдәге геройлар күрсәтеп барылды. Мәсьәлән: “Конфет агачы” шигырен укыганнан соң агачтагы конфет- табышмакларга җаваплар эзләнде, “Яшел шар” шигыре шар эченнән чыкты, “Ипекәй белән сөйләшү” шигырендәге сорауга җавапны Равилә апа Халиковадан ишеттеләр. Сорауларга дөрес җавап биргән һәм шагыйрьнең шигырен яттан сөйләргә өйрәнеп килгән балаларга бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International