2023 елның 23-26 гыйнварында физик тәрбия фәне буенча 7-8 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 23-26 гыйнварында физик тәрбия фәне буенча  7-8 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Саба урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Латипова Язилә (укытучы Вафин Л. Р) олимпиадада җиңүче булды.
Саба урта мәктәбе укучылары (укытучы Вафин Л. Р.): Хәбибрахманова Зилә           (6 сыйныф), Галәвин Раяз (7 сыйныф), Нигъмәтҗанов Камил (7 сыйныф), Даминов Самир (7 сыйныф), Саба гимназиясе укучылары (укытучы Әхтәмов А. Н.): Шакирова Язгөл (7нче сыйныф), Заһидуллин Рөстәм (8нче сыйныф), Югары Симет урта мәктәбе укучылары (укытучы Саубанов А.Р.): Тахавиева Исламия (8нче сыйныф), Загриев Солтан (8нче сыйныф), Әхмәдуллин Булат (8нче сыйныф), Эзмә урта мәктәбенең 7 сыйныф  укучысы Кириллов Аяз (укытучы Галиев А.Г.), Олы Кибәче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Бәшәров Данияр (укытучы Мөбарәкҗанов Р. Р.) һәм Икшермә кадет мәктәп интернатының 6 сыйныф укучысы Заһидуллина Сөмбелә (укытучысы Гарафиев И. А.). призер булдылар.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International