Шәмсетдинов Инсафетдин Шәмсетдин улына 90 яшь!

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25 нче гыйнварда Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче Шәмсетдинов Инсафетдин Шамсетдин улы 90 яшьлек юбилиен билгеләп үтә. Инсафетдин абый, нинди генә авырлыклар булса да, кечкенәдән хезмәтне сөеп, булганына шөкер итеп тормыш итә. Тормыш иптәше Мәгъфүрә апа белән биш бала (3 кыз, 2 малай) тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы Мәгъфүрә апа 2012 елда бакыйлыкка күчә. Инсафетдин абый: “Мин иң бай һәм бәхетле кеше, минем 17 оныгым, 7 оныкчыгым бар”- дип, сөенеп сөйли. Инсафетдин абый үзе салып, гомер иткән нигезендә кече улы Илсур, килене Җәмилә һәм 4 оныгы белән тормыш итә. 90 яшь тулуга карамастан Инсафетдин абый гел хәрәкәттә, хуҗалыктагы мал-туарныда барлый, тиешле вакытта балаларына һүм оныкларына төпле киңәшен дә биреп, ныклы сүзен дә әйтеп яшәүче чып-чын авыл карты ул. Нәкъ Инсафетдин абый кебекләр -  булдырган нигезен, туган җирен яратып, саклап һәм шөкер итеп яшиләр.

Инсафетдин Шәмсетдин улын юбилее белән котларга Саба муниципаль районының Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гәйнетдинова Лилия Нургаян кызы, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы һәм “Агрофирма “Мәртен” җәмгыяте җитәкчесе Фатыхов Әскәр Габдрахман улы килделәр. Алар Инсафетдин абыйга Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Нургали улы Миннихановның котлау хатын, бүләкләр тапшырып ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләрен теләделәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International