2023 ел Татарстанда "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы"дип игълан ителде. Шушы уңайдан, 21 гыйнвар көнне Татар Икшермәсе авыл клубы "Элеккеге кебек" дип исемләнгән кичке уеннар оештырды. Бирегә вакытларын кызыклы һәм күңелле үткәрергә теләгән һәркем җыелды. Барысы да рәхәтләнеп биеделәр һәм музыкаль уеннарда катнаштылар. Кичә 80-нче еллар дискотекасы белән тәмамланды, аны оештыруда Тимербаев Х.Р. күп өлешен кертте.