Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә террорчылык акты барлыкка килгән очракта хезмәткәрләргә һәм укучыларга тренировкалар уздырылды. Гомуммәктәп линейкасында мәктәп директоры Гайбадуллин И. Б. чараның максаты белән таныштырды: мәктәп укучылары алган көндәлек тормышта куркынычсыз тәртип, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм янаганда алган өстәмә белемнәрне ныгыту.