Әкиятләрнең тылсымлы дөньясы

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Иштуган мәдәният йортында «Әкиятләрнең тылсымлы дөньясы» дигән викторина уздырылды. Балалар искиткеч әкият дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар. Балаларга укылган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде, викторина үткәрелде. «Бу кемнең портреты», «Әкиятне дөрес әйт», «Телеграмма», «Әкият авторын тап», «Кемнең предметы», «Нәрсә ул әкият», «Бу юлларның нинди әкияттән булуын чамалачы» һ.б. конкурслар кызыклы үтте.  Уен ахырында балаларга игелек турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйтелде. Балалар бик теләп уенда катнаштылар, әкияти эрудиция күрсәттеләр, вакытны күңелле һәм файда белән үткәрделәр. Очрашу кызыклы һәм белемле булды. Соңыннан балалар мультипликацион фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International