Корсабаш, Югары Шытсу, Сүлә авыллары халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм көннәрендә «Кышта кунакта» дип исемләнгән туристик маршрут буенча экскурсия оештырылды. Чарада катнашучылар районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда һәм Саба туган якны өйрәнү музеенда булдылар.Төрле оешмалар тарафыннан кардан ясалган сыннарны карадылар, тау шудылар. Программага кафеда төшке аш та кертелгән иде. Соңыннан үзәк чыршы янында Яңа ел тамашасында катнаштылар. Чарада катнашучылар көнне бик күңелле итеп уздырдылар.