"Яңа ел уенчыклары ясыйбыз " мастер - класс

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

 Чәбья Чүрчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә балалар өчен уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бик теләп эшкә керештеләр.  Балалар төсле картон, кәгазь, клей, мамык шар һәм яхшы кәеф кулланып кыш бабайлар һәм чыршылар ясадылар. Без шулай ук бергә фотозона ясадык. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт һәркемгә бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International