Саба районы Башлыгының Яңа ел белән котлавы

2022 елның 31 декабре, шимбә

Хөрмәтле Саба районы халкы!
  Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм!
    Яңа 2023 ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел җиңел булмады, әмма без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Ул мөһим кызыклы вакыйгалар белән тулы иде. Без бергә максатларга ирештек, кече ватаныбыз өчен бергә эшләдек.
    Туган җир иминлеге өчен хезмәт куйган, көн саен уртак эшнең уңышына өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.
    Районыбызның барлык предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары, шәхси эшмәкәрләре коллективларын бәйрәм белән котлыйм һәм аларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерәм!
    Яңа 2023 ел алдыннан аеруча бүген алдынгыда дәүләтебезнең суверенитетын яклаучы, тарихи юлыбызны сайлаучы якташларыбызны котлыйсы килә. Без аларга хәрби батырлыклары өчен рәхмәтле һәм тизрәк өйгә исән һәм сау- сәламәт булып кайтып җитүләрен көтәбез!
    Яңа 2023 ел һәр йортка, һәр гаиләгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, барыбызга да тормыш шатлыгы, тынычлык һәм иминлек бүләк итсен, яңа идеяләр, истәлекле вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр өчен бәхетле вакыт булсын!
Бәйрәм белән! Яңа 2023 ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International