29 декабрь көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның "Бәллүр каләм " призына ия булган, 14 китап авторы якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина катнашында, аның иҗаты буенча “Әсәрләрдә чын тормыш”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Г. Галимуллина ноябрь аеның 18-27 көннәрендә үзенең әсәрләре буенча үткәрелгән әдәби марофонда катнашучы өлкәннәребезне котлады. Кичә барышында марафонда катнашучылар юбилярның китаплары турында әңгәмә кордылар һәм язучыга иҗади уңышлар теләделәр.