“Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Яңа ел якынлаша! Ветераннар ел дәверендә “Өлкәннәр” клубына атна саен бик теләп килеп йөрделәр. 2022 ел аларны төрле кызыклы шәхесләр, предприятие җитәкчеләре белән очраштырды. Алар әдәби, тематик кичәләрдә катнаштылар, юбиляр язучылар белән  танышып бардылар, үзләренең юбилейларын да матур итеп үткәрделәр.  Ә бүген аларны котларга дип Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Ветераннар бала чакларын искә төшереп шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

       “Яңа елны ничек каршы алсаң, ел да шулай үтәр!”- дигән юрама бар. Без китапханәчеләр өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан торган озын гомер, тыныч күк йөзе телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International