Яңа ел җитәргә бик аз вакыт калды. Шәһәрләрдә дә, авылларда бар да төрле төсле утлар, янып торган чыршылар һәм кар сыннары белән бәйрәм тойгысы тудыралар. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре дә үз куллары белән төрле кар сыннарын ясап, бинаны төсле гирляндалар белән бизәп, учреждение территориясендә яна ел атмосферасы булдырдылар. Бина тирәсе төрле утлар һәм персонажлар астында матурланды, бәйрәм төсе алды.