«Россия тәңкәләрендә акча тарихы» - танып-белү сәгате

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

2022 елның 21 декабрендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен «Россия тәңкәләрендәакчатарихы» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Балалар борынгы заманнардан башлап бүгенге көнгә кадәр акчаларның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар. Традицион акча барлыкка килгәнче борынгы заманнарда акча ролен нинди әйберләр үтәгәнен белделәр. Шулай ук  беренче акчалар нинди булган, алтын һәм көмешне акча итеп ничек кулланганнар, илнең акча берәмлеге нәрсә ул сорауларына җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International