«Кышкы каникуллар»профилактик чарасы

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

2022 елның 21 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Саба районында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң колачлы «кышкы каникуллар» чарасы узачак.

2022 елның 11 аенда республика юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала үлгән һәм 400е яраланган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариялелеккә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 6 пассажир бала һәлак булды.

Әлеге категориядәге юл хәрәкәтендә катнашучыларның кискенләшүе сәбәпле балалар күпләп йөри торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау чаралары узачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кече җәяүлеләр дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Полицейскийлар үзләренең юл кичү кагыйдәләрен бозу фактларын хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның «ата-ана патруле» һәм «әти патруле»инициатив төркемнәре белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләрне уку урыны буенча алга таба алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак.

Шулай ук мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр уздырачак. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Көннең кыскаруы шартларында, шулай ук һава торышының уңайсыз булуы сәбәпле, Россия ЭЭМның Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International