Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының һәм укытучыларның иҗат концерты

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

22 декабрь көнне Саба аграр көллияте студентлары өчен Саба балалар  сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары иҗат концерт тәкъдим итте.  Концертта Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында классик, чит ил композиторларының әсәрләре һәм дөньяның төрле халык музыкасы яңгырады. Матур һәм истә калырлык номерлар, шулай ук матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Саба аграр көллияте директоры Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улы укучыларда иҗатка мәхәббәт үстерүдә куелган көч өчен рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады, барысына да уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International