«Игелек кыл» хәйрия акциясе

2022 елның 9 декабре, җомга

 Мәдәният хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына багышланган"Балаларны игелеккә өйрәтегез» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемнәр матур булсын өчен чын күңелдән тырыштылар. Без балаларга, без төрле булсак та бер-беребезгэ ярдәмләшеп, тату яшәргә кирәклеге турында сөйләдек. Шулай ук «Игелек кыл»дигән хәйрия акциясе үткәрелде. Акция кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәйлә апага бардылар, ул буш вакытта шигырьләр иҗат итә һәм кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International