Халыкара инвалидлар көне

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

6 декабрьдә, Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Корсабаш интернат-мәктәбендә»  Рәдиф Сәгъдинең “Соңгы шүрәле” спектакле күрсәтелде. Балалар алдында Саба гимназиясенең "Яшь талантлар" театр коллективы чыгыш ясады.

Мәктәп укучылары рәхәтләнеп әкият тарихын карадылар, игелек, дуслык, эчкерсезлек һәм намуслылык дөньясы белән таныштылар.

Артистлар балалар белән әкияти хисләр уртаклашты, ә балалар эчкерсез игелек һәм күңел җылысы бүләк итте. Балаларның йөзләрендә елмаю һәм шатлык күрү, аларга яхшы кәеф бүләк итә алуларын аңлау бик күңелле булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International