«САБА-АРЕНА» универсаль спорт комплексы базасында ПРОФФЕСТ һөнәрләре фестивале узды.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.
ПРОФФЕСТ фестиваленең тантаналы өлешен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы үткәрде.
Фестиваль кысаларында районыбыз үзмәшгульләреннән төрле мастер-класслар үткәрелде.
Әлеге чарада 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге 140 тан артык кеше катнашты.
Үткәрелгән мастер-класслардан соң лекция чыгышы булды анда спикерлар чыгыш ясады:
- Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, сәнәгать калдыклары белән эш итү буенча операторлар ассоциациясе президенты-Галиев Марат Ибраһим улы.
- "ГАФЭЛЬ" гаилә компаниясе җитәкчесе - Галимуллин Алим Фиргат улы.
- Munrash брендына нигез салучы - Хилалетдинова Гүзәл Рәшит кызы.