1 нче декабрь көнне Шыңар урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен " Өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын камилләштерү " темасы астында семинар булып узды.
Семинарда катнашучыларга түбәндәге мастер-класслар тәкъдим ителде:
1. «Инструментлар, энә белән бәйләү материаллары» (Мухутдинова Алия Рафаэлевна- «Оста куллар»)
2. “Җилкәнле корабны төзү” (Мухутдинов Фанзир Якубович- «Судомоделләштерү»)
Шулай ук әлеге укытучылар килгән кунакларга күңелле концерт номерлары да оештырды.
Семинар ахырында өстәмә белем бирү педагогларының фикерләре тыңланылды. Киләчәккә планнар корылды.