“Россия Символлары. Петр I” Бөтенроссия Олимпиадасы

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

21 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе ​ Сәләтле балалар мәктәп-интернатының ​ 4 сыйныф укучылары (укытучы Садыйкова Г.И.) өчен “Россия Символлары. Петр I” Бөтенроссия Олимпиадасы оештырды. Олимпиада күренекле реформатор, Россия императоры Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан уздырылды. Олимпиада биремнәрендә ун сорау кертелгән. Шуларның тугызы тест форматында, ә унынчы сорауга тулы җавап бирергә кирәк иде. Барлык катнашучыларга Сертификат, җиңүчеләргә – Диплом тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International