Тату сыйныф серләре

2022 елның 18 ноябре, җомга

       15 ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре көч сынашты. Безнең мәктәбебездән бу бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары (Сыйныф җитәкчеләре Шигабиева Фәйрүзә Нурислам кызы) һәм әти –әниләр комитеты катнашты. Бәйгенең беренче этабында укытучы, әти-әни, балалар берлектә визит карточкасын тәкъдим итсәләр, икенче турда Нургалиевлар гаиләсе үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.Берничә сәгать дәвамында командалар бер-берсен сәхнәдә алыштырдылар, һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары астында үтте. Чыгышлар үзенчәлекле һәм эчтәлекле иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International