14 нче ноябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Саба районында да юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак. Чара кысаларында профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, белем бирү оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак.
Акциядә катнашучылар урамнарда һәм чатларда плакатлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырачаклар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кайтаручы элементлар өләшәчәкләр. 18 ноябрьдә Саба районының барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» узачак.