10 гыйнварда Төп чыршы мәйданын Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре гөрләтте. Бәйрәмгә килүчеләрне предприятие җитәкчесе Раил Йосыпов котлады. Ат елының уңышлы килүен, һәркемгә исәнлек-саулык, тынычлык, ил-көннәрнең имин булуын теләде һәм бәйрәм тамашасында актив катнашырга чакырды. Күңел ачарга килгән халыкны кызыклы, үзенчәлекле уеннар көтә иде. Тимер чанада узышу, чиләк-көянтә белән мискәгә кар ташуда ярышу кебек халыкчан уеннарда көч сынашты сабалылар. Чыршы тирәли әйләнүләр, кар өстендә «ут чыгарганчы» биюләр дә читтә калмады. Халык рәхәтләнеп күңел ачты ул кичәдә. Иң активларга яхшы бүләкләр тапшырылды.