2026 елның 5 гыйнварында Байлар Сабасында Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге узды. Ярышлар егетләр һәм кызлар, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында "Чаңгыда йөгерү "ГТО комплексы нормативын үтәп оештырылды. Чарада Байлар Сабасыннан, Арча, Кукмара шәһәре, Нократ Аланы, Теләчедән спортчылар катнашты.