5 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы клубы, Курсабаш китапханәсе, Тубән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, "Бердәмлектә көч" концерт программасы белән Арча районының Курса авылына бардылар.Күчмә концертлар һәрвакыт кызыклы: бу күрше авылларда яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә, шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә. Ерак авылларда яшәүчеләрнең концерт һәм бәйрәмнәргә килүе һәрчак та булмый бит. Шуңа күрә кунакларны үз клубларында кабул итүлэре һәрвакыт бик җылы була. Концертта шигырьләр, җыр-биюләр, матур биюләр яңгырады. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт программасы дусларча очрашуны хәтерләтте.