Шәмәрдән авыл җирлегендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча йортлар төзү эшләре бара.

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы тормышка ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерү, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота. Программада яшәү урыны буенча теркәлгән һәм авыл җирендә кимендә бер ел эшләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган гаилә яки РФ гражданины катнаша ала. Шәмәрдән авыл җирлегендә әлеге программа буенча дүрт йорт төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International