Олы Арташ төп мәктәбендә Яшь армия хәрәкәте

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Олы Арташ төп мәктәбендә Яшь армия хәрәкәте "Туган илебезнең чын патриотлары булыйк!"девизы белән  үз эшчәнлеген дәвам итә. Яшь армия отряды әгъзалары ветеран Фәния әбигә өй эшләрендә булыштылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган обелиск тирәләрен чүпләрдән арындырдылар. Кечкенә сыйныф укучыларына "Батырлык" темасына әңгәмә уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International