Татарстан Росреестры күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы белән Башкортостан Республикасы арасында чик узу турында мәгълүматлар кертте. Аның гомуми озынлыгы 498 километр.
Татарстан Росреестры элегрәк хәбәр иткәнчә, ике субъект арасындагы чик аларның мәйданын һәм конфигурациясен үзгәртмәгән.
Исегезгә төшерәбез, күрше регионнар белән чикләрне билгеләү буенча эш шул исәптән, ЕГРННЫ төгәл белешмәләр белән тулыландыру кысаларында да алып барыла, бу исә, үз чиратында, төбәктә «пространство мәгълүматларының милли системасы»дәүләт программасын гамәлгә ашыру этапларының берсе булып тора.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров сүзләренә караганда, чикләр турында, шул исәптән Россия Федерациясе субъектлары арасында, ЕГРНга кертелгән актуаль белешмәләр җир ресурсларыннан рациональ файдалануга ярдәм итә һәм күчемсез милекчеләрнең хокукларын гарантияли.