31 октябрьдә фехтование бүлегендә НП3 яшь төркеме Ильясов Радик Мөдәрис улының «Фехтование көрәшендә һөҗүмнәр» темасына ачык тренировкасы узды. Балалар фехтовкалау күнекмәләрен, координация, чыдамлык күнегүләрен күрсәттеләр, ә иң мөһиме, фехтование көрәшендә көч сынаштылар. Тренировкаларның соңгы өлешендә укучылар мускулларның эластиклыгын арттыру һәм йомшарту өчен күнегүләр ясадылар. Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды. Спортчылар әзерлекнең әлеге этабына туры килгән яхшы физик форма күрсәттеләр.