Югары Симет урта мәктәбендә «Цифрлы сәнгать: музыка һәм IT»темасына саннар дәресе үтте

2022 елның 28 октябре, җомга

25 октябрь көнне, «Саннар дәресе» Бөтенроссия Белем бирү проекты кысаларында,  Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына «Цифрлы сәнгать: музыка һәм IT»темасына  дәрес үткәрелде .  Дәрестә укучылар ясалма интеллектның музыка ясый алуы турында белделәр . Заманча музыка хезмәтләре ничек эшли? Алгоритмнар ничек тәкъдим итә? Компьютер музыканы аңлый аламы? Дәрестә бу сорауларга җавапларны һәм бүтән сорауларны  өйрәнделәр.

    Шулай ук  дәрес кунаклары  Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге башлыгы Баһманов Марат Мансур улы һәм мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Марат Микаил улы укучыларга цифрлы дөньяның яңалыклары һәм  Иннополиста куллана башлаган яңа төр роботлар белән таныштырдылар.

   Шулай ук балалар it-лаборатория белгече һәм стажерлар төркеме белән таныштылар, аларның бурычы — роботны җырлар ишетергә һәм аларны танырга өйрәтү, ә алынган мәгълүматлар нигезендә кулланучылар өчен аларга ошаган музыкаль композицияләрне табу. Тренажерны үтәгәннән соң укучылар дәрес узу турында сертификат алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International