«Фетрдан уенчык»

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар өчен иң яхшы уенчыклар- бар күңелеңне биреп ,үз кулларың белән ясалганнары. Бала үз иҗатын һәм осталыгын куеп, ниндидер осталыкка омтылганда, һөнәр чыннан да бәяләп бетергесез була. Соңгы елларда аксессуарлар һәм уенчыклар ясау гамәли сәнгать тенденциясенә әверелә. Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Фетрдан уенчык» дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс башында сәнгать җитәкчесе ГайнетдиноваМ.Т. фетрның төрле төрләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, фетр белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте. Балалар фетрның барлыкка килү тарихын, аны куллану өлкәсен белделәр. Уенчыклар тегү өчен, катнашучылар йомшак фетр кулландылар, чөнки аның өстенлеге-ул вакыт узу белән формасын югалтмый һәм аннан  уенчыклар тегү җиңелрәк. Балалар төрле уенчык үрнәкләре белән шаблоннар ясадылар, үрнәкне фетрга куеп. Кистеләр ,ике яктан бергә тегеп, синтепон белән тутырдылар. Әзер уенчык якын кеше өчен искиткеч бүләк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International