"Буыннар хәтере" хәйрия фонды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды (алга таба – «Фонд») – сугыш хәрәкәтләре ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүче коммерциячел булмаган оешма. Фондның миссиясе - яшьләренә, җенесенә, социаль хәленә, кеременә, сәяси, дини карашларына һәм башка карашларына карамастан, Россиянең барлык гражданнарын ветераннарга ярдәм күрсәтү эшендә  берләштерү.

Фондның эшчәнлеге югары социаль әһәмияткә ия: хәзерге вакытта Россиянең барлык территорияләре буенча 17 300 ветеранга ярдәм күрсәтелгән. Фонд алар өчен инвалид коляскалары, дарулар, протезлар, ишетү аппаратлары сатып ала, шулай ук кыйммәтле операцияләр һәм реабилитацион дәвалау оештыра. 7 ел эшләү дәверендә фонд дәвалана торган яки даими нигездә ветераннар яши торган 110нан артык медицина һәм социаль өлкә учреждениеләренә ярдәм күрсәтте: әлеге учреждениеләр югары технологияле медицина җиһазлары һәм реабилитация чаралары алды. Фондтан ярдәмнең гомуми суммасы 2 млрд 549 млн сумнан артык.

Бүген фонд эшчәнлеген яктырту аеруча мөһим. Фондның тышкы социаль рекламасын урнаштыру нәтиҗәсендә һәр граждан ветераннарга гомуми ярдәм эшенә кулдан килгәнчә иганә кертә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International