21 нче октябрьдә тәрбияче Нуриева Л.Р. тарафыннан «Балаларның экстремаль һәм куркыныч хәлләрдә гамәлләре турында» тематик дәрес үткәрелде.
Максат: ситуацион-рольле тренинг барышында криминаль характердагы экстремаль ситуациядә балаларның гамәлләрен карау.
Дәрес башында тәрбияче балалар белән җинаятьче кешеләрне кулга алу һәм киләчәктә үз таләпләрен кую максатыннан өенә (мәктәпкә) үтеп керергә теләгәндә үзеңне ничек тоту турында әңгәмә үткәрде.
Тәрбияче ситуацион-рольле тренинг оештырды һәм өйгә чит кеше кереп китүен, яшеренеп торырга кирәклеген хәбәр итте. Балалар курыкмыйча тәрбияче үтенече буенча йокы бүлмәсенә кереп яшеренделәр.
Тренинг барышында тәрбияче балаларны мондый хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтте һәм куркынычсызлык үзләренә, кагыйдәләрне үтәүгә, алдан күрә белүдән һәм мөмкин булган куркынычлардан саклануын аңлатты.