Мобилизацияләнүчеләр өчен хәйрия ярдәме

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагында яшәүче  Ермолаева С.И. мобилизацияләнгән гражданнар өчен җылы йон оекбашлар бәйләде.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, интернат-йорт карамагында яшәүче чакырылган солдатларга да ярдәм күрсәтергә карар кылды. Бүләк итеп бирелгән җепләрдән  ул җылы оекбашлар бәйләде. Бу инициативаны интернат-йорт җитәкчелеге хуплады һәм бәйләнгән эшләнмәләрне Татарстан халкының җыелма пунктына тапшыруда булышлык күрсәтте.

Әлеге инициативаны дәвам итү өчен, җепләр бүләк итү мөмкинлеге булса, шат булачакбыз. Моннан тыш, кемнең теләге бар без түгәрәкләр  оештыра алабыз.  Җылы оекбашлар һәм башка җылы киемнәр бәйләргә   өйрәтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International