Көзге эшләнмәләр

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Көз безгә иҗат өчен искиткеч материаллар һәм идеялар бирә: имән чикләвеге, куркәләр, төсле чәчәкләр һәм яфраклар, җиләк-җимеш. Бу байлыкның барысыннан да оригиналь бизәкләр, кызыклы уенчыклар, аппликацияләр һәм чәчәк бәйләмнәре ясарга мөмкин. Табигый материалдан үз кулыңбелән эшләнмә ясау процессы сәнгать тәмен, фикер йөртә белү сәләтен үстерә, хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык тәрбияли.  Балалар Иштуган мәдәният йорты белгечләре белән берлектә чәчәкләрдән, яфраклардан, табигый материалдан оригиналь эшләнмәләр ясадылар. Катнашучылар эшкә җитди карадылар һәм фантазияләрен, сабырлыкларын эшкә җигеп, хезмәт куйдылар. Эшләр аппликация техникасында башкарылды. Алар балерина шаблонын төрле табигый материаллар белән бизәделәр. Балалар бик зур тырышлык белән хезмәт куйдылар. Алар нинди генә фантазия күрсәтмәделәр. Бу бары тик чын сәнгать әсәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International