“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә «Бөтендөнья шигърият көне»

2022 елның 14 октябре, җомга

Шигърият ул- йөрәк серен чишү, хисләр ташкыны, фикерләр өермәсе, серле дөнья. Шигырьләрдә шагыйрьләр матур киләчәк турында хыяллана һәм  үткәннәрне искә төшерә.

14 нче  октябрьдә Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Һәр кеше  үз гомерендә ким дигәндә бер тапкыр булса да  шигырь язып карый.  Шигырьнең тылсымлы көче теләсә нинди кешегә зур йогынты ясый ала.

Шушы бәйрәм уңаенан, “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесендә  тәрбияче Мостафина А.Ә., тәрбияләнүчеләр өчен " Бөтендөнья шигърият көне "дип исемләнгән чара уздырды.

Чараның максаты: шагыйрьләрне искә алу, шигърияткә кызыксыну уяту. Чарада балалар актив катнаштылар.  Алар А.С. Пушкин, К.И.Чуковский кебек бөек рус шагыйрьләренең иҗат җимешләре белән таныштылар. Аларның шигырьләренә мультфильмнар карадылар. Соңыннан, әңгәмә ярдәмендә, аларны  анализладылар һәм нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International