Югары Симет мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне әлеге көн белән авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Ахмадуллин котлап үтте. Кичә үзешчән сәнгать номерлары, мәктәп укучылары һәм “Ромашка “ балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чәй табыны янында өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен уртаклаштылар.