30 сентябрьдә Кукмара шәһәрендә волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол ярышларының финал этабы узды. Безнең җыелма команда 3 нче урынны алды. Хөснетдинов Илназ иң яхшы уенчы дип табылды һәм кубок белән бүләкләнде. Кызларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Ә команда мактаулы диплом, сертификат һәм медальләр алды. Безнең команданы котлыйбыз!