«Иң мөһиме – күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме –күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т. Р. Шәмсиев кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кичәне  матур җырлар, нәфис сүзләр белән үреп алып барды. Бәйрәм кайнар пылау һәм татлы ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International