5-29нчы сентябрь көннәрендә “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә мәктәп укучыларының бөтенроссия президент спорт ярышларының Бөтенроссия этабы үтте. Ярышка Татарстан данын яклап, Югары Симет урта мәктәбе командасы барды. Алар 79 республика арасында барган әлеге ярышта актив катнаштылар. Волейбол һәм иҗади конкурста призер булдылар.Җитәкчеләре Сәүбәнов Айгиз Рәфис улын һәм Югары Симет урта мәктәбе укучыларын котлыйбыз, алга таба да уңышлар, зур җиңүләр теләп калабыз.