Өлкәннәр көне белән!

2022 елның 1 октябре, шимбә

  Хөрмәтле ветераннар, өлкән бу­ын райондашларыбыз! Өлкәннәр кө­не уңаенннан безнең иң ихлас кот­лауларыбызны кабул итегез!

  Фи­дакарь хезмәтегез өчен сезгә хөрмәтебезне белдерәбез. Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмадыгыз. Яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда да сезгә таянабыз. Сез үзегез, сез туплаган бай тәҗрибә безгә бик кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз.  Һәммәгез дә иминлектә,  кү­ңел  җан тынычлыгы белән, якын кешеләрегезнең  хөрмәтен тоеп яшәгез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International